«Бар нур Сездән бөркелә…»
3 октябрь көнне китапханә хезмәткәрләре үзләренең кадерле укучыларына Халыкара өлкәннәр көненә багышланган әдәби-музыкаль кичә бүләк иттеләр. Балтач мәдәният сарае хезмәткәрләре башкаруында матур шигырьләр һәм күңел җырлары яңгырады. Шулай ук «Пенсионерлар тормышыннан берничә көн…» диген юмористик театр миниатюрасы да күрсәтелде.