Центральная библиотека

Библиотека LOVE

26 сентябрь көнне Балтач үзәк китапханәсендә ачык ишекләрнең икенче көне узды. Балтач гимназиясенең 9а сыйныфы белән тагын да күңелле һәм кызыклы булды. Экскурсия барышында балалар эчке бүлекләрнең: комплектлау, китапханәара абонемент, методик бүлекләрнең эше һәм функцияләре турында җентекләбрәк белделәр һәм үзләрен китапханәче ролендә сынап карый алдылар. Мавыктыргыч квест чын күңелдән кызыксыну уятты һәм балаларга тарихны, шулай ук рус, татар һәм чит ил әдәбиятын яхшы белүләрен күрсәтергә мөмкинлек бирде.