”Ак җилкәндәй ак хисләр...”
Бәйрәм кунаклары моңнар бишегендә тирбәлеп, күңелләренә илһам биргән шигъри тәлгәшләр тыңлап, дәртле биюләр карадылар.
Тамашачылар гади генә каләм белән дөньяга Шигырь дигән могҗиза тудыручылар, гадилекләре, эчкерсезлекләре белән һәр кеше йөрәгендә урын тапкан Мәгъмүрә Хөрмәтуллина, Сәлимә Габделхакованың шигъри аланына күз салып, бары аңа гына хас булган шигъри җылылык тәэсирендә башкаларга да яшәргә, ышанырга, хыялланырга, яратырга өйрәткән бәйрәмнең махсус кунагы Борнак авылы егете, шагыйрь Ренат Галиәскарның күңел бакчасындагы шигъри гөләндәмнәрен барладылар. Сәхнәдә чыгыш ясаган һәр иҗат кешесе әйләнә-тирәгә рухи байлык, җылылык өстәде, тормышның яшәү ямен, кадерен белергә чакырды, үткәннәрне онытмаска өндәде.