Центральная библиотека

"Россия флагы: тарих, роль һәм әһәмияте".

21 августта, 22 август көнне билгеләп үтелә торган Россия флагы көне алдыннан, китапханә хезмәткәрләре бистәдә яшәүчеләр һәм кунаклар өчен «Россия флагы: тарих, роль һәм әһәмияте» тарихи-патриотик сәгате үткәрделәр.

Блиц-сораштыру сорауларына җавап биреп, яшь катнашучылар туган ил флагы тарихын һәм аның төсләренең мәгънәсен яхшы белүләрен күрсәттеләр. Шулай ук катнашучыларга триколор тасмалар һәм истәлекле флаерлар өләштеләр.