Центральная библиотека

Балтачым, гүзәл Балтачым!

Тарихта бер гасырга якын вакыт агымында туган җиребез тырыш халкы, данлы үткәне, хозурланып туя алмаслык табигате белән билгеле. Туган җиребез өчен вакыйгалы көн якынлашканда, Үзәк зурлар китапханәсе “Балтач” ял паркында ял итүче кайткан кунакларыбыз, райондашларыбызга “Балтачым, гүзәл Балтачым!” дип исемләнгән чара тәкъдим итте. Биредә, туган ягыбызга кемнәр нигез салган, “Балтач” исеме кайдан килеп чыккан, район үсешенә зур өлеш керткән олпат шәхесләребез белән бәйле күптөрле сорауларга җавап таптылар.