Җиргә җылы биргән гомер – күктә йолдыз булып кабына
Биредә аның иҗатын яраткан, үзен хөрмәт иткән туганнары, дуслары, хезмәттәшләре, якташ шагыйрьләр һәм китап укучылар җыелды. Үз чиратында автор язучылык сәләте ничек ачылуы, сюжет нигезләре каян барлыкка килүе турында фикерләре белән уртаклашты. Очрашу котлау сүзләре, ихлас теләкләр һәм җыр-моң белән үрелеп барды.