Центральная библиотека

Россия буйлап сәяхәт итәбез

Россия көне дәүләт бәйрәме алдыннан "Балтач" паркында «Россия буйлап сәяхәт итәбез»интеллектуаль уены узды. Катнашучыларга дәүләт бәйрәменең тарихы, аны Россия Федерациясендә ничек билгеләп үтүләре турында сөйләделәр. Аннары алар илебез тарихына һәм гаҗәеп шәхесләргә багышланган интеллектуаль уенда катнаштылар.