Һөнәрле кулда гәүһәр бар
Чараның хөрмәтле кунаклары: Балтач агрокөллиятенең директор урынбасары -Низамов Рәйхан Илдар улы, районыбызның ветеринария лабораториясендә табибә – Нуриева Алсинә Ришат кызы, беренчеләрдән булып үз остаханәсен ачкан актив райондашыбыз - Зәйнетдинова Алинә Рафаэль кызы, Гадәттән тыш хәлләр оешмасының 110 нчы янгыннан саклау һәм коткару бүлеге җитәкчесе Салихов Дамир Радик улы катнашты. Әле очрашу балаларның алдагы тормышлары өчен кирәкле булган мөһим мәгълүматларга бай булды.