Центральная библиотека

«Библиотөн – 2025»

Чара
«Долгий путь к Победе…» әдәби-музыкаль композиция белән башланып китте. “Еллар аша дәшә Җиңү”
тарих тукталышында Бөек Җиңүгә үз өлешләрен керткән райондашларыбыз искә алынды. “Солдат пилоткасы” мастер-классында кунакларыбыз кәгазьдән пилоткалар ясады һәм әлеге баш киемнең тарихы белән танышты. “Ожившая книга” театраль миниатюрада Балтач урта мәктәбе укучылары Мөхәммәт Мәһдиевның “Без - 41нче ел балалары” һәм Василий Гроссманның «Жизнь и судьба» әсәрләре буенча өзекләр сәхнәләштерде