Центральная библиотека

«Без чисталык өчен» бөтенроссия өмәсе

2025 елның 26 апреленнән бөтен ил буйлап традицион «Без чисталык өчен» бөтенроссия өмәсе — миллионлаган россиялеләрне үз шәһәрләрен, бистәләрен һәм авылларын чистарак һәм уңайлырак итү омтылышында берләштерә торган масштаблы экологик акция узды. Балтач үзәк китапханәсе дә искәрмә түгел. Китапханәчеләр территорияне чүп-чардан, агач ботакларыннан чистартып, былтыргы яфракларны һәм үләннәрне җыештырдылар.