Центральная библиотека

Мин Тукайга киләм!

Бөек шагыйребез Габдулла Тукай тууга 139 булу уңаеннан, Үзәк китапханә хезмәткәрләре "Арча агросәнәгать һөнәри көллияте" студентларына "Мин Тукайга киләм!" дип исемләнгән әдәби альманах тәкъдим итте. Укучылар "Апуш-Тукай", "ТукайЛото", "Серле шәхес", "Тукай чылбыры" кебек әдипнең иҗатына, аның белән бәйле кызыклы фактларга нигезләнгән уеннар аша әдипне искә алды.