“Кызлы йорт - нурлы йорт” (түгәрәк өстәл).
17апрель көнне Балтачурта мәктәбенең һәм гимназиянең 10нчы сыйныф кызлары түгәрәк өстәла ртына җыелдылар. Очрашуга район хатын-кызлар оешмалары җитәкчеләре Хәкимҗанова Фирая Котдус кызы, Камалиева Наилә Нургаяз кызы һәм "Хезмәт"редакциясе СММ белгече Алсу Надршина килде. Үзеңне ничек бәяләргә өйрәнергә, үз сәламәтлегең турында ничек дөрес кайгыртырга, әйләнә-тирәдәгеләр белән ничек дустанә мөнәсәбәтләр төзергә, ата-аналарга ничек хөрмәт күрсәтергә дигән серләрне үз эченә алган аралашу тыңлаучылар өчен файдалы булып чыкты.