Центральная библиотека

"Мин бит, Хатын-кыз" (әдәби-музыкаль кичә)

7 март көнне Балтач китапханәсе хезмәткәрләре үз укучылары өчен "Мин бит Хатын-кыз"исемле әдәби-музыкаль кичә үткәрделәр. Кунаклар исеменә матур котлау сүзләре, күңелгә хуш килгән шигырьләр һәм җырлар яңгырады. Кичәне татар милләтенең символы - лалә чәчәге ясау буенча мастер - класс бизәде. Чара бик җылы һәм уңай атмосферада узды һәм, һәрвакыттагыча, кунакларыбызга яхшы кәеф бүләк итте.