Центральная библиотека

Каюм Насыйри мирасы-тәрбия үрнәге

2025 елда татарның мәшһүр улы - мәгърифәтче, тарихчы, этнограф, тел белгече һәм әдип Каюм Насыйриның тууына 200 ел. Шул уңайдан, Балтач Үзәк китапханәсендә «Каюм Насыйри мирасы-тәрбия үрнәге» дип исемләнгән семинар-киңәшмә узды. Чарада күренекле галим, укытучы-педагог һәм әдип К. Насыйриның татар мәгърифәтчелек хәрәкәтендә һәм әдәбияты үсешендә зур роль уйнавы асызыкланды, хезмәтләре хөрмәт белән искә алынды.