2024 ел йомгаклары: китапханәләр эшендә уңай һәм тискәре яклар
Китапханә тормышында ел саен беренче семинарны узган ел йомгакларына багышлау традициягә әверелде. Агымдагы елның башы да искәрмә булмады. 31 гыйнвар көнне Үзәк китапханәдә авыл китапханәчеләре өчен «2024 ел йомгаклары: китапханәләр эшендә уңай һәм тискәре яклар»дигән семинар узды. Семинарны сәламләү сүзе белән директор Зарипова Резидә Мөдәрис кызы ачып җибәрде, китапханә системасының 2024 елдагы эшенә йомгак ясады. Методист Төхвәтуллина Фәнзия Зиннур кызы 2024 ел йомгаклары буенча контроль күрсәткечләрнең үтәлешенә анализ ясады, күрсәткечләр планының үтәлеше, 6-НК формасы буенча хисап белешмәләре турында фикер алыштылар, статистик күрсәткечләргә һәм хисапларга аерым игътибар бирде, аерым игътибар таләп итә торган җитешсезлекләрне күрсәтте. Комплектлау бүлеге мөдире Галимуллина Гүзәл Илдус кызы планнарга һәм хисапларга анализ ясады, үз бүлеге буенча барлык кисәтүләрне әйтте, иске һәм искергән әдәбиятны исәптән чыгару буенча тәфсилле аңлатмалар һәм тәкъдимнәр бирде.