«Сталинград сугышы: китабын укыйбыз... киносын карыйбыз...» (батырлык дәресе).
Бөек Ватан сугышы вакыйгаларына, аерым эпизодларга һәм сугышларга, кешеләргә күп кенә китаплар багышланган, алар экранлаштырылган, һәм әлбәттә инде, Сталинград сугышы кебек масштаблы һәм хәлиткеч этапны язучылар һәм режиссерлар читләтеп үтә алмаганнар. 7 февраль көнне Балтач китапханәсе хезмәткәрләре Балтач гимназиясенең 8 сыйныф укучыларына «Сталинград сугышы: китабын укыйбыз... киносын карыйбыз...» батырлык медиа-дәресендә әлеге сугышка багышланган китаплар һәм фильмнар турында сөйләделәр: «Горячий снег» Ю. Бондарева, «В окопах Сталинграда» В. Некрасова, «Дни и ночи» К. Симонова һәм башкалар.