Центральная библиотека

“Башваткыч” (интеллектуаль уен)

24 январь көнне Балтач китапханәсендә Балтач гимназиясенең 10 А сыйныф укучылары өчен үзенчәлекле  интеллектуаль  “Башваткыч” уены  оештырылды. 21 сорауны үз эченә алган башваткычта кызыклы да,  катлаулы да мәгълүматлар яшерелгән иде. Укучылар тапкырлыкта, зирәклектә көч сынашты. Алай гына да түгел, укучылар  татар телендә шигырь сөйләп үзләренә өстәмә баллар да алдылар. Уен ахырында баллар исәпләнеп, нәтижәләр ясалды.