"Ленинград...Блокада...Батырлык!" (батырлык дәресе)
24 январь көнне Балтач китапханәсе хезмәткәрләре Балтач урта мәктәбенең 9 сыйныф укучылары өчен батырлык медиа-дәресе үткәрделәр. Блокада икмәген нәрсәдән пешергәннәр? Ленинград музыкантлары Шостаковичның легендар 7 симфониясен нинди бәягә һәм ни өчен башкарганнар? «Блокадалы Ленинград музасы»ның исеме ничек? Таня Савичева язмышы? Әлеге сорауларга җавапларны һәм Блокададагы шәһәр тормышыннан башка нечкәлекләрне укучылар дәрес барышында белделәр.