Центральная библиотека

Декупаж стилендә эшләнмәләр бизәү

19 декабрь көнне Үзәк китапханәнең уку залында "Декупаж стилендә эшләнмәләр бизәү" мастер-классы узды. Биредә Балтач гимназиясенең 8 сыйныф укучылары гипс эшләнмәне декупаж алымы белән бизәде. Катнашучыларга әзерләнгән гипс эшләнмәләре, салфетка, клей һәм кайчы тәкъдим ителде. Ә мастер теләгән нәтиҗәләргә ничек ирешергә икәнен аңлаешлы итеп аңлатты.