Центральная библиотека

Интеллектуаль уен "Стоп кадр"

18 декабрь көнне Балтач мәктәбенең  эрудицияле һәм күңелле укучылары Үзәк китапханәдә "Стоп кадр" интеллектуаль уенында ктнаштылар. Чара барышында катнашучыларга 5 раунд узарга туры килде: “Пойми меня” – әңгәмәдәшеңне сүзсез аңларга, “Крокодил” – пантомима ярдәмендә яңа ел бәйрәме атрибутларын сурәтләргә; “Где логика?"- фотографияләрдән төзелгән портрет буенча шәхесне белергә; «Котофильм» – шифрланган Яңа ел фильмнарын белергә; «Блиц турнир» – халык арасында билгеле булган рәсемнәрдә һәм фотографияләрдә шифрланган фразаны танырга.