Центральная библиотека

“Күңел җылыбыз - Сезгә"

3 декабрь Халыкара инвалидлар көне итеп билгеләнде. Әлеге дата белән бәйле рәвештә Балтач Үзәк зурлар китапханәсе 2 декабрь көнне “Күңел җылыбыз-Сезгә” дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә тәкъдим итте. Чараның кунаклары-“Фикердәш” клубы, районыбызның начар һәм бөтенләй күрмәүчеләр җәмгыяте вәкилләре булды. Күз нурларын, күңел җылысын биреп эшләгән кул эшләреннән төзелгән күргәзмә һәркемнең игътибарын җәлеп итте. Җыр-моң, нәфис сүз, күңелле уеннар белән үрелеп барган бәйрәм кичәсе һәркемгә матур мизгелләр бүләк итте.