Центральная библиотека

«Русской речи государь по прозванию - словарь» библиографик дәрес

Бик еш без әңгәмәдәшебезнең сөйләменә бәйләнәбез, булмаган урыннарда аның хаталарын табабыз. Һәрвакыт кисәтү ясаганчы үзеңне яңадан тикшереп карау яхшырак булыр, ә моның өчен сүзлеккә күз салырга кирәк. Балтач урта мәктәбенең 8 сыйныф укучылары шулай эшләделәр дә. Сүзлекләр ярдәмендә алар орфографик һәм орфоэпик практикум башкардылар, фразеологизмнарны белүдә ярыштылар. «Русской речи государь по прозванию - словарь» библиографик дәресе барышында катнашучылар Владимир Дальнең күпкырлы иҗаты белән таныштылар, сүзлекләр белән эшләделәр һәм аны бөтенләй икенче яктан ачтылар.