Центральная библиотека

Город без коррупции

13 ноябрь көнне Үзәк китапханәнең уку залында Балтач гимназиясенең 9 сыйныф укучылары өчен Балтач районы прокуроры ярдәмчесе Гөлнара Миңнехаевна катнашында коррупция темасына багышланган "Город без коррупции" дип аталган эшлекле уен узды. Уен барышында укучылар коррупциянең төрләренә билгеләмәләр таптылар, бу тискәре күренешнең сәбәпләрен ачыкладылар, синквейннар төзеделәр. Алга таба катнашучыларга коррупция төрләре буенча берничә ситуация тәкъдим ителде. Ахырда Гөлнара Миңнехаевна закон вәкиле буларак чыгыш ясап ситуациядэ катнашучыларның гамәлләренэ комментарийлар бирде.