Центральная библиотека

Зур этнографик диктант - 2024

Зур этнографик диктант-төрле яшьтәге һәм төрле милләт кешеләрен берләштерүче, үзара ихтирам һәм татулык саклауга ярдәм итүче, ата-бабаларыбызның тарихын һәм мәдәниятен өйрәнүгә рухландыручы искиткеч мәгърифәтчелек проекты. Бу күпмилләтле илебез һәм туган төбәгебез халыкларының тарихы, мәдәнияте һәм традицияләре буенча белемнәребезне тикшерү ысулы. Диктант биремнәре тест рәвешендә рәсмиләштерелгән һәм ил халыкларының мәдәни үзенчәлекләре һәм традицияләре турында 20 сорауны үз эченә ала, 10сы Татарстан Республикасы өчен уникаль. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, тестның барлык сораулары да кызыклы һәм танып белүчән булды. Ел саен үткәрелә торган акция халыкның этнографик белем дәрәҗәсен, аларның Россия Федерациясендә яшәүче халыклар турында белемнәрен бәяләү, шулай ук милләтара тынычлык һәм татулык мәсьәләләренә киң җәмәгатьчелекнең игътибарын җәлеп итү максатында үткәрелә.