Центральная библиотека

Заглянем в мир музыки

Җырларга һәм күңел ачарга барысы да ярата, чөнки музыка-кешенең уңай хис-кичерешләре чыганагы. Бүген безнең китапханәдә Балтач урта мәктәбенең 10 сыйныф укучылары өчен "Заглянем в мир музыки"музыкаль-күңел ачу уены узды. Кызыксыну һәм яшьне исәпкә алып, төрле категориядәге җырлар сайлап алынды: «Мультфильмнар», «Кинофильмнар», «Татар җырлары» һәм «Рус җырлары». Чарада катнашучылар таныш көйләргә күңелле җаваплар бирделәр, яраткан җырларын рәхәтләнеп җырладылар һәм бик күп уңай хисләр, күтәренке кәеф һәм күтәренке рух алдылар.