Хөрмәтебез сезгә-өлкәннәр
1 октябрь - хөрмәтле, кадерле кешеләребез-өлкәннәребезне олылау, ихтирам һәм игътибар күрсәтү көне. Шул уңайдан, Балтач Үзәк китапханәсе ихлас күңелдән өлкәннәребезне тәбрикли. Иң мөһиме – сәламәтлек, рух ныклыгы, күңел көрлеге, кайгы-хәсрәтсез имин көннәр, хәерле гомер телибез. Алдагы көннәрегез якыннарыгызның игелеген күреп, хөрмәтен тоеп узсын, яшәү көче әле бик күп еллар алыштыргысыз юлдашыгыз булсын!
Бәйрәм көнендә, "Хөрмәтебез сезгә-өлкәннәр" дигән чара аша өлкән яшьтәге китап укучыларыбызга тагын бер кабат күңелебездән чыкккан ихтирам сүзләрен, матур теләкләребезне ирештердек