Китап артыннан сәяхәт
Быел бу көнгә без Балтач урта мәктәбенең һәм Балтач гимназиясенең өлкән сыйныф укучыларын чакырдык. Сегодня бүген, беренче кунакларыбыз 9 А сыйныфы укучылары булды. Алар өчен китапханә бүлекләре буйлап киң һәм җентекле экскурсия оештырылды, матур әдәбият яңалыклары буенча китап күргәзмәсе күрсәтелде, өлкәннәр китапханәсе укучыларына багышлау булды һәм 555 номерлы бәхетле формуляр иясе билгеләнде. Салих Фәсхетдинов булды! Йомгаклауда балалар кызыксынып һәм мавыгып «Китап артыннан сәяхәт" библиоквестында катнаштылар.