Классики против школьников
Тиздән, бик тиздән яңа уку елы башлана. Бер кат белемнәрне туплап, әдәбият өлкәсендә белгәннәрне сынап алу максатыннан Балтач Үзәк китапханәсендә “В погоне за книгой” дип аталган библиоквест үтте. Китап укучылар иң элек күңелле разминка – “По болотным кочкам, По стихотворным строчкам”, “Котофильм» уеннарын уйнап алдылар. Ә библиоквест үзе кунакларны китапханәнең төрле бүлекләрендә йөртеп, мавыктыргыч уеннар аша китап эзләргә дә, каталог белән эшләргә дә, китапханә эшчәнлегенең башка күп кенә серләренә дә төшендерде.