Центральная библиотека

Мы семья, и мы –друзья (Гаилә бәйрәме)

21 август көнне Балтач Үзәк китапханәсе паркларда узучы җәйге ял чараларының чираттагысын «Салкын Чишмә» буенда үткәрде. Китап сөюче гаиләләр бирегә «Мы семья, и мы –друзья» дип аталган гаилә утырмасына җыелдылар. Балалар да, өлкәннәр дә кызыклы уеннарда катнашып тапкырлык-зирәклекне күрсәттеләр, шаян хәрәкәтле уеннарда җитезлек белән таң калдырдылар.