Центральная библиотека

Россия флагы көне

22 августта Россиядә Россия Федерациясенең Дәүләт флагы көне билгеләп үтелә. Һәр заманда теләсә кайсы илнең үз аерымлык билгесе булырга тиеш иде. Дәүләт флагы-дәүләтнең танып белү билгесе, аның дәүләтнең милли суверенитетын гәүдәләндерүче рәсми символы. Дәүләт флагы көнен билгеләп үткәндә, без үзебезне илебезнең бер өлеше итеп тоябыз, бөек Россия балалары булуыбыз белән горурланабыз. Бу көнне Балтач китапханәсе хезмәткәрләре бистәдә яшәүчеләр һәм кунаклар өчен «Россия флагы көне»тарихи-патриотик сәгате оештырды. Чара барышында катнашучылар Россия флагы тарихы, бу истәлекле көннең әһәмияте белән таныштылар һәм сораштыруда катнаштылар. Катнашучыларга истәлекле флаерлар, тасмалар тапшырылды һәм аквагрим техникасында триколор ясадылар.