"Мин укырга яратам!"
9август - Китап сөючеләр көне. Китапханә хезмәткәрләре бу көнне Балтачта яшәүчеләр һәм кунаклар өчен "Мин укырга яратам!" урам күргәзмә-әңгәмәсе оештырдылар. Укуга битараф булмаган һәркем рус һәм татар телләрендәге яңа китаплар һәм иң күп укыла торган китаплар белән таныша алды, уку өчен үзенең яраткан китабын тәкъдим итте.