Центральная библиотека

Шах и Мат

Халыкара шахмат көне 20 июльдә-1924 елда Халыкара шахмат федерациясенә нигез салынган көнне билгеләп үтелә. Шул уңайдан Үзәк китапханә хезмәткәрләре "Балтач" паркында ял итүчеләр өчен мини шахмат турниры оештырдылар. Теләге булган һәркем үз көчен сынап карый һәм стратегик фикерләүне күрсәтә алды.