Гаилә сандыгы хәзинәсе
Таш өстендә гөлләр үстерерлек
Кешеләрең синең, Балтачым!
Балтач кешеләре үз куллары, хезмәте белән элек-электән матур эшләр тудырган. Аларның хезмәтләренә чыннан да сокланырлык. Гаилә елы уңаеннан, “Книжная среда” проекты кысаларында оештырылган “Гаилә сандыгы хәзинәсе” дип аталган кул эшләре күргәзмәсе дә югарыда язылган сүзләргә дәлил.
Әлеге чарада районыбызның оста куллары: Руфия Әхмәдуллина, Әлфия Гайнанова, Рәүфә Зарипова, Гүзәл Зарипова, Алия Набиеваның иҗат эшләре райондашларыбыз хозурына тапшырылды. Хезмәттәшебез Гүзәл Фәттахова җитәкчелегендә паркта ял итүче гаиләләр белән берлектә тозлы камырдан мастер-класс үткәрелде.