Центральная библиотека

Һөнәрле кулда гәүһәр бар

Балтач Үзәк китапханәсендә “Һөнәрле кулда гәүһәр бар” дип исемләнгән очрашу булды. Биредә Балтач гимназиясенең 9 сыйныф укучылары белән очрашуга Балтач авыл хуҗалыгы идарәсе белгече Низамиев Разил Рамил улы, Арча агросәнәгать һөнәр көллиятеннән Низамов Райхан Илдар улы, “Хезмәт” газетасы журналисты Юсупова Динә Илнар кызы, Балтач гимназиясе башлангыч сыйныф укытучысы Такиева Айгөл Фәнил кызы чакырулы иде. Чарага килгән һәр һөнәр иясе дә үз хезмәтенең үзенчәлекле якларын яктыртып, укучылар өчен  укырга кергәндә кирәк булган мәгълүмат ирештерде.