Мирасы халык күңелендә
12 март көнне татар әдәбиятының күренекле классигы һәм җәмәгать эшлеклесе Галимҗан Ибраһимовның тууына 135 ел булды. Әлеге уңайдан Үзәк китапханәсенең уку залында “Мирасы халык күңелендә” дип исемләнгән китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды. Биредә китапханәче юбилярның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды, әсәрләреннән өзекләр укылды.