Табигатьнең бар матурлыгы – хатын-кызда
Урамда яз җилләре исә, яз исе сизелә. Яз үзенең сихри көчләре белән кешеләр күңеленә үк үтеп керә: җан, рухка ниндидер көтелмәгән куаныч иңәр төсле, бәхет-шатлыкка юл ачылыр сыман. Язлар матур, дибез. Бәлки яз хатын-кызлар бәйрәме белән башланганга шулай матурдыр? Балтач Үзәк китапханәсенең уку залында “Табигатьнең бар матурлыгы – хатын-кызда” дип исемләнгән бәйрәм кичәсе һәрбер килгән гүзәл затларыбызга яз сулышы кебек булгандыр, мөгаен. Алар бирегә яраткан тапшыруларын карарга – “Март каналы” студиясенә җыйналды. Әдәби мәрҗәннәрне яктырткан “Әдәби тәмләткеч”, бәйрәм табыны өчен әзерләнгән тәм-томнардан авыз иттергән “Тәмлетамак”, “Баллы чәчкә” ясарга өйрәткән “Остакул”, матурлык серләренә төшендергән “Сәламәтлек” тапшыруларында катнашып, уңган, гаилә җанлы, кешелекле, әхлаклы ханымнар күңелләренә бәйрәм рухы иңдерделәр.