Центральная библиотека

Ташлар серен белгән галим

2022 елда галим-археолог якташыбыз Равил Фәхретдиновның тууына 85 ел булды. Әлеге уңайдан, 15 март көнне, Үзәк китапханә хезмәткәрләре Балтач урта гомуми белем бирү мәктәбенең 9нчы сыйныф укучылары игътибарына “Ташлар серен белгән галим” дип исемләнгән библиовояж тәкъдим иттеләр. Тарихи сәяхәтнең беренче өлеше якташыбызны археолог-тарихчы буларак ачу булса, икенче өлеше иҗади, җыр-моңга гашыйк кеше буларак таныштыру булды.