Центральная библиотека

Вакыт дисбесендә Туган телем

Һәркем өчен дөньядагы барлык телләр арасында иң кадерлесе – тәүге кабат сөйләшә башлаган ана теле. 21 февральдә билгеләнеп  үтүче Халыкара туган телләр көне уңаеннан, 24 февраль көнне Үзәк китапханәнең уку залында Балтач гимназиясенең 10 нчы сыйныф укучылары белән “Вакыт дисбесендә Туган тел” дип исемләнгән интеллектуаль уен  үткәрелде. Биредә туган телебезнең авыз иҗатына игътибар бирелде: укучылар мәкаль, тизәйткечләр, татар-рус әдәбиятын белүдә көч сынаштылар.