Яңа ел, яңа өмет (Иске яңа ел каршылау)
14 январь көнне, традиция буенча, Үзәк китапханәнең өлкән китап укучылары белән уку залында “Яңа ел, яңа өмет...” дип исемләнгән иске яңа ел каршылау кичәсе оештырылды. Кунакларыбыз Яңа ел экспресында төрле илләр буйлап яңа ел сәяхәте үттеләр. Һәр бер ил аларны узенчәлекле уеннары, биюләре җырлары белән “каршы алды”. Кыш бабай белән Кар кызының аларны котларга килүләре аларны балачакка алып кайтты.