Әдәби кунакханә "Әдәби таяну" ("От чистого истока" проекты кысаларында)
“От чистого истока” проекты кысаларында Балтач Үзәк китапханәсе "Әдәби җомга"дип исемләнгән чаралар циклы оештыра. 17 декабрь көнне инста дусларыбыз “Әдәби таяну” онлай әдәби кунакханәсендә якташ шагыйрәбез Мәгъмүрә Хөрмәтуллина белән очрашу бәхетенә иреште. Яраткан китап укучыларына нечкә кичерешле, сизгер күңелле иҗатчының әйтер сүзләре күп иде. Әңгәмә барышында Мәгъмүрә ханымның беренче шигырь язу тарихы, туган якка, кешеләргә булган мәхәббәте чагылган шигырьләре яңгырады.