"Твои права" (Россия Конституциясе көненә)
Хәзерге заман шартларында һәр кеше үз хокуклары декларациясенең төп нигезләмәләрен белергә, хокук һәм бурыч, намус һәм абруй кебек төшенчәләрне аңларга тиеш. 14 декабрь көнне Балтач Үзәк китапханәсе хезмәткәрләре Балтач урта мәктәбенең 8 а сыйныфы укучылары өчен "Твои права" дип исемләнгән уен үткәрделәр. Балалар уен формасында үзләренең хокуклары һәм бурычлары турында искә төшерделәр, укучыларның хокуклары турында фикер алыштылар. Үз белемнәрен тикшерделәр һәм төрле ситуацияләргә җаваплар таптылар. Балалар биремнәрне яхшы үтәделәр, уен алар өчен бик файдалы һәм кызыклы булды дигән нәтиҗә ясадылар.