Центральная библиотека

Батырларыбыз даны – мәңгелек!

Ватан Геройлары көне - безнең өчен мөһим истәлекле дата, ул тарихи традицияләрне дәвам итү һәм илебез геройлары тарафыннан нинди батырлыклар эшләнүе турында хәтерне саклау  булып тора. 9 декабрьдә без каһарман ата-бабаларыбызны искә алып кына калмыйбыз, хәзерге вакытта исән булган Советлар Союзы Геройларын, Россия Федерациясе Геройларын, Изге Георгий ордены һәм Дан ордены кавалерларын хөрмәтлибез. 8 декабрь көнне, әлеге дата уңаеннан, китапханәдә Балтач урта мәктәбенең 11 б сыйныфы  укучылары өчен «Батырларыбыз даны – мәңгелек!» дип исемләнгән телдән журнал оештырылды. Чарада укучылар бу бәйрәмнең килеп чыгу тарихы турында видеоролик карадылар, безнең районыбызның 6 Советлар Союзы Герое белән таныштылар, хәрби-патриотик темага багышланган сорауларга җаваплар эзләделәр, батырлар темасына багышланган шигырьләр тыңладылар.