Йөрәкләрдән-йөрәккә (Инвалидлар көне уңаеннан)
Балтач үзәк китапханәсендә инвалидлар көненә багышланган "Йөрәкләрдән-йөрәккә" дип исемләнгән музыкаль-тематик кичә үзды. Чарада начар күрүчеләр җәмгыяте рәисе Ранил Гыйльванов Г.Галимуллинаның "Мәңгелек ярату"китабы турында чыгыш ясады. Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елы уңаеннан кунакларга интеллектуаль уен тәкъдим ителде. Татар шагыйрьләренең туган тел турында шигырьләрен укыдылар, рухи азык алдылар.