Центральная библиотека

Дөньяның бар җылысы әниләрдә

 Балтач Үзәк китапханәсендә әниләр көненә багышланган “Дөньяның бар җылысы әниләрдә” дип исемләнгән  тематик кичә узды. Биредә яшь әниләребез  осталыкта, җитезлектә, булганлыкта көч сынаштылар. Иң музыкаль, иң лирик, иң оста, иң креатив, иң театраль, иң күп китап укучы әни номенацияләрендә җиңүчеләр  дипломнар белән бүләкләнде. Бәйрәм җылы позитив атмосферада үтте.