Слов золотые россыпи (Сүзлекләр һәм энциклопедияләр көненә)
Балтач гимназиясенең 8 а сыйныф укучылары өчен сүзлекләр һәм энциклопедияләр көненә багышланган «Слов золотые россыпи» дип исемләнгән библиографик дәрес үткәрелде
. Әлеге бәйрәм датасы бөек рус лексикографы һәм язучы, «Толковый словарь живого великорусского языка» сүзлеге авторы Владимир Дальның туган көненә багышлана. Сүзлек көне-кирәкле бәйрәм, чөнки бөтен яктан безгә ява торган мәгълүматның чиксез агымында сүзлек –ышанычлы ориентирларның берсе. Чара барышында катнашучылар Владимир Дальның күпкырлы иҗаты белән таныштылар, сүзлекләр белән эшләделәр һәм аны бөтенләй икенче яктан ачтылар.