Центральная библиотека

Погаси сигарету – зажги жизнь…(Халыкара тәмәке тартудан баш тарту көне уңаеннан)

Ел саен ноябрь аенда бөтен дөнья Халыкара тәмәке тартудан баш тарту көнен билгеләп үтә. Халыкара тәмәке тартудан баш тарту көненең максаты - тәмәке бәйлелегенең таралуын киметүгә ярдәм итү, тәмәке тартуга каршы көрәшкә халыкны җәлеп итү, тәмәке тартуны профилактикалау һәм җәмгыятькә тәмәкенең сәламәтлеккә зарарлы йогынтысы турында мәгълүмат бирү. Шул уңайдан Балтач Үзәк китапханәсе хезмәткәрләре «Погаси сигарету – зажги жизнь…» дигән библиоквилт оештырдылар. Китап укучылар тәмәке тарту проблемасына үз карашларын белдерделәр.