"Гений земли русской" тарихи вояж (Михаил Васильевич Ломоносовның тууына 310 ел)
19 ноябрьдә Михаил Васильевич Ломоносовның тууына 310 ел. Шул уңайдан Балтач Үзәк зурлар китапханәсе хезмәткәрләре 8 "В" сыйныфы укучылары өчен "Гений земли русской" дип исемләнгән тарихи вояж үткәрделәр. Укучылар «Ломоносовның тормышы һәм эшчәнлеге» дигән видеоролик карадылар, тест биремнәрен үтәделәр. Әңгәмәдә зур кызыксыну белән катнаштылар, сораулар бирделәр, фикер алыштылар.