Центральная библиотека

Мы разные, но мы вместе (Халыкара толерантлык көне уңаеннан)

Халыкара толерантлык (сабырлык) көне ел саен бөтен дөньяда 16 ноябрьдә билгеләп үтелә. Нәкъ менә шул көнне сабырлык принциплары Декларациясе һәм гамәлләр программасы кабул ителде. Декларация 6 статьядан торуына карамастан, аны кабул итү бөтен дөнья җәмәгатьчелеге өчен бик мөһим, чөнки һәр кем дөньяда үзара аңлашу һәм дустанә мөнәсәбәт хөкем сөрүен тели. Матур әдәбият кешеләр арасында дустанә мөнәсәбәт һәм хөрмәт тәрбияли. Үзәк зурлар китапханәсе бу уңайдан “Мы разные, но мы вместе” дип исемләнгән видероликта сабырлыкка өндәүче китапларга онлайн-күзәтү ясадылар.