Центральная библиотека

Мәңгелек ярату

Гөлсинә Галимуллина китап укучыларга күп санлы китаплары аша таныш. Автор үз әсәрләрендә һәрберебезнең үз-үзен тотышы, тормыш принциплары турында уйланырга мәҗбүр итә торган образлар тудыра.  Автор әдәби әсәрләре аша  кеше  күңеленә юл таба, уйланырга мәҗбүр итә.  Шушы көннәрдә авторның «Мәңгелек ярату” дип исемләнгән яңадан бер китабы дөнья күрде. Китап тулысы белән тормыш сынауларын җиңеп, насыйп ярын очраткан, ике күзе күрмәсә дә кешеләргә гел игелек кылу юлында булган, Балтач районында яшәүче Ранил Гыйльванов турында.