Балтач – илһамлы төбәк, Балтач – китаплы төбәк
Балтач Үзәк зурлар китапханәсе 9 ноябрь көнне Балтач гимназиясенең 10 сыйныф укучылары белән “Балтач – илһамлы төбәк, Балтач – китаплы төбәк” , дип аталган әдәбият сәгате үткәрде. Биредә, бу ел үзләренең матур гомер бәйрәмнәрен билгеләп үткән юбиляр якташ язучыларыбыз - Рәфхәт ага Зарипов, Гарифҗан ага Мөхәммәтшинның иҗатлары һәм район үсешенә, аның тарихына керткән олы хезмәтләре җиткерелде. Укучыларда олуг шәхесләребезнең хезмәтләре зур кызыксыну уятты.